Юл кагыйдәләренә багышланган уен

2019 елның 28 июне, җомга

21нче июнь көнне Камай авылы мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен  юл кагыйдәләренә багышланган уен уздырылды. Әлеге чараның максаты: балалар катнашындагы юл – транспорт һәлакәтен профилактикалау; юл хәрәкәте билгеләрен, юл кагыйдәләрне искә төшерү һәм ныгыту иде.

Китапханәче Галимуллина Г.М. балаларга викторина сораулары, автомульти уены тәкъдим итте. Балалар “Светофорның өч төсе”, “Ярый -ярамый”, “Юл билгеләре” дигән конкурсларда актив катнаштылар, велосипедта йөрү буенча осталыкларын күрсәттеләр. Әлеге чарада катнашкан Менделеевск районы буенча ”Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт учреждениесе башлыгы Гимаева Флюра Гарафутдиновна балаларга бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International