Юл йөрү кагыйдәләре

2019 елның 28 июне, җомга

Мәктәпкәчә яшьтә урамда, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү күнекмәләрен формалаштыру бик мөһим. Урам хәрәкәте балалар өчен куркыныч. Хәрәкәтнең барлык катнашучыларыннан да иң күп санлылары – җәяүлеләр. Балалар белән бәхетсезлек очраклары күбрәк урамда була. Чөнки алар юл йөрү кагыйдәләрен белмиләр, яки бозалар. Шуңа күрә балаларда урамда үз-үзләрен тотышы өчен җаваплылык хисе тәрбияләү һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне гадәти күренешкә әверелдерү бик мөһим . Ә тәрбияченең бурычы-балаларга юл хәрәкәте иминлеге белән бәйле күнекмә һәм осталыклар тәрбияләү.  
Юл йөрү кагыйдәләре турында без балаларны кече яшьтән үк өйрәтәбез. Балалар бакчасында бала юл хәрәкәтенең төп төшенчәләрен үзләштерергә, шулай ук юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнергә тиеш.  
«Кәрләләр» төркемендә «Куркынычсызлык почмагы» булдырылды. Анда юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча күрсәтмә һәм уен материаллары җыелган. Балалар анда үзләре уйныйлар һәм иллюстрацияләрне карыйлар. «Светофорны кабыз», «Без шоферлар», «Тамганы тап» кебек дидактик һәм сүзле уеннар үткәрәбез. «Автобус», «Йөк машинасы», «Чыпчык һәм автомобиль» исемле хәрәкәтле уеннар, «Транспорт», «Мин шофер» кебек сюжетлы-рольле уеннар уйныйбыз. «Светофор», «Юл билгеләре ни өчен кирәк?», «Юлда уйнарга мөмкинме?» дигән темаларга әңгәмәләр уздырабыз. Балалар белән бергә светофор сигналларын ныгыту максатыннан мамык таякчыклары белән «Светофор» ясадык.  
Балалар өчен «Светофория илендә» дигән темага йомгаклау чарасы итеп дәрес үткәрелде. Ул юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту максатыннан оештырылды.  
Балаларның юл йөрү кагыйдәләрен белүләре, урамда һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәүләре турында даими рәвештә эш алып барыла һәм алынган белемнәре күнекмәгә әйләндерелә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International