Танып-белү сәгате

2019 елның 28 июне, җомга

Сәйтәк авылы клубында “Яшел табиблар”исемле танып-белү сәгате уздырылды. Табигатьне ярату һәм сакчыл караш тәрбияләүне максат итеп куеп авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. кичәдә катнашучыларны үзебезнен тирә-юньдә үскән  дару үләннәре белән таныштырды.Кичәдә  һәр үләннен үзенчәлеген, нинди аврулардан файдаланырга , кайсы вакытта җыярга кирәклеге турында мәгълүмәт бирелде. Катнашучылар да үзләренең бу өлкәдә булган белемнәре белән уртаклаштылар.  Кичә  хуш-исле үләннәрдән ясалган чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International