28 июнь көнне 1 нче урта мәктәптә Яшь армиячеләр Тихоокеан флоты контр-адмирал Казаков Валерий Владимирович Приморский флотилиясе командующие урынбасары белән очрашты. Казаков В. В.-1988 елгы 1нче мәктәпне тәмамлаган. Хәзерге вакытта Валерий Владимирович туган ягында кунакта. Мәктәпнең яшь армиячеләре белән очрашуда Казаков В. В. мәктәп директоры Степанов А. М. уку вакытында алган белемнәре өчен рәхмәт белдерде. Александр Михайлович булачак контр-адмирал укыган сыйныфта физика укыткан. Яшь армиячеләр хәрби училищелар турында, хәрби һөнәр турында сораулар бирделәр. Очрашу истәлеге итеп кунак мәктәпкә истәлекле такта бүләк итте.