Камайда –гаилә көне

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

8 июль – Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Камай авылы китапханәчесе  һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашларны бәйрәм белән котладылар һәм “Язмыш шуклыгы” исемле татарча кино тәкъдим иттеләр. Әлеге чарага “Бәхетле гаилә серләре” дигән китап күргәзмәсе әзерләнде.

Барлык гаиләләргә дә сәламәтлектә, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, тормышның кадерен белеп, гүзәллеген,тәмен тоеп, бәхетле булып яшәргә язсын иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International