Ачык һавада кино

2019 елның 9 июле, сишәмбе

8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә «Ушковлар утравы» паркында совет чоры комедиясе  «Любовь и голуби» күрсәтелде, 12+. Кичәне ачып җибәрде мәдәният идарәсе башлыгы Екатерина Шиһапова. Сәламләү сүзе белән район Башлыгы исеменнән  тамашачыларга мөрәҗәгать итте Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хамматов.

 Үзәк китапханә коллективы (директоры Л. Ф. Красноперова) оештырган тематик күргәзмә һәм викторинада (көн темасына багышланган),  тамашачылар бик теләп катнашты.

 Кинофильм бик ошады , менделеевскилар  уңай энергия заряды  алдылар  һәм күңел күтәренкелеге белән кинодан таралдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International