2019 елның 6 июль көне Удмурт Республикасы Алнаш районының Байтирәк авылында финноугор фестивале узды. Марий халык җыры ансамбле "Эрвел" концерт программасында чыгыш ясап, бәйрәм дипломы белән буләкләнде. Бу фестивалҗга Татарстан, Удмуртия һәм Эстониядән кунаклар килде. Бәйрәм дуслык атмосферасында узды: элеккеге уеннар, җыр һәм биюләр искә алынды.
"Эрвел" ансамбле барлык кунаклар белән танышып, аралашып, бергә фото рәсемгә төшеп, рәхәтләнеп куңәл ачты бу бәйрәмдә. Эстониядән килгән кунаклар марий телен һәм культурасын яхшы белуләре белән, "Эрвел" ансамбле чыгышын бик югары бәяләуләре белән, бигрәк тә сөендерделәр.