Авыл мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гомәрова башта балалар белән «Нәрсә ул сюрприз» темасына әңгәмә үткәрде. Яшь бәзәкәлеләрнең күбесе сюрприз – ул бүләк дигән фикерне әйттеләр һәм алдан әзерләнгән презентлары белән алыштылар. Азалия Мөхетдинова әлеге гамәлләр якыннарның һәм туганнарның күңелен күтәрүгә юнәлдерелгән дип саный. Райнур Исмәгыйлов фикеренчә, сюрприз – ул эчкерсез елмаю, кешеләргә көтелмәгән бәхет бүләк итү. Балалар күңелле күренешләрне файдалысы белән бергә алып бардылар: йөрәк формасындагы шарлар белән велосипедта йөрергә чыктылар һәм аларны авылдашларына өләштеләр. Сюрприздан барысы да канәгать калды.