Гомумелагерь конкурс программасы

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында «Крепыш» мәктәп яны лагерында гомумелагерь конкурс программасы үткәрелде. Аларның иң активларына бүләкләр, сертификатлар һәм грамоталар тапшырылды.
Балалар гаилә һәм гаилә учагын саклаучылар, бәйрәм символы ромашка турында күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүмат белделәр. Шулай ук балалар спорт ярышларында да катнаштылар. Лагерьда бу көнне үткәрелә торган барлык чаралар гаилә традицияләрен саклау һәм ныгыту, балалар өчен файдалы ял оештыру максатыннан үткәрелде.
Гаилә-мәхәббәт, хөрмәт, бердәмлек һәм бәйлелек чыганагы. Гаилә иминлеге ил үсешенә йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International