Гомумшәһәр (гарнизон) сафта йөрү смотры

2019 елның 30 июле, сишәмбе

С.Гассар исемендәге мәдәният сарае мәйданында ЭЭМ район буенча хезмәткәрләренең ачык гомумшәһәр (гарнизон) сафта йөрү смотры узды.

Катнашучыларны район башлыгы урынбасары Альберт Саттаров сәламләде, халыкның куркынычсызлыгы көч структуралары вәкилләренең көйле эшчәнлегенә бәйле булуын билгеләде. Һөнәрдәшләренә ЭЭМ район буенча начальнигы Иван Егоров мөрәҗәгать итте. Ул шәхси составка массакүләм чаралар барышында җаваплы хезмәт куюлары өчен рәхмәт белдерде.
– Эш көннәрендә генә түгел, бәйрәмнәрдә дә сез 1 нче әзерлектә торасыз, – диде ул.
Хезмәтләрендә иң яхшыларга, хокук тәртибен тәэмин итүдә актив катнашкан ирекле халык дружинасы һәм җәмәгать куркынычсызлыгы вәкилләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International