Бәширә Насыйрова

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Ярты гасырга якын күңелләребезгә сихри моңнарын бүләк итүче, халкыбызда җырга мәхәббәт тәрбияләүче, исеме легендаларга тиң олуг талант иясе, җырчы сандугачыбыз Бәширә Насыйрованың моң чыганагы кайдан? Җырчы булып китәргә берәр шәхес яки ниндидер сәбәп йогынты ясаганмы?
Мәгърур таулары, куе урманнары, көзгедәй җәелеп яткан күлләренә, челтерәп аккан чишмәләргә бай Бөгелмә районының Карабаш авылында мәгърифәтле һәм эшсөяр гаиләдә иң төпчек кыз булып дөньяга килә Бәширә. Моң-җырга хирыслык сабый чагыннан ук аның күңеленә салынган. Әнисе Мәрьям бишек җырлары белән кечкенә кызының күңеленә мәрхәмәтлелек орлыклары чәчүче булса, әтисе Шакирның өздереп мандолинада, скрипкада, баянда һәм фортепианода уйнавы, матур җырлавы Бәширәнең олы сәнгать дөньясына чыгуына сәбәпче булган да инде.
– Әтием бар гомерен педагогик хезмәткә багышлады, Карабаш мәктәбендә музыка укытучысы булып эшләде. Гармунда уйнап көчле тавышы белән җыр сузса, авылның икенче очына кадәр ишетелә иде. Өч абыем, бер апам да уен коралларында уйныйлар. Кичләрен гаилә ансамбле ясап, мине җырлаталар иде. Матур күлмәкләр, әнинең үкчәле туфлиләрен киеп концерт куя идем, – дип искә ала кечкенә чакларын Бәширә ханым.
Үсә төшкәч тә авылда кичәләр, Сабантуйлар аның катнашыннан башка узмый. Йөрәгеннән ургылып чыккан моңы белән бик күпләрне әсир итә кыз. Бик тә җырлыйсы килгән чакларында ул табигать кочагына ашыга. Карабаш Зәй елгасы буена урнашкан. Каршыда – куе урман, аланнарында җиләк күкрәп үсә, сандугачлар сайрый, күккүк кычкыра. Табигать үзе – моң чишмәсе. Җиләк җыйганда аңа беркем дә комачауламый, “Рәйхан”, “Гөлҗамал”, “Зәңгәр күлмәк”, “Герман көе”, “Урманнарда алан”, “Әрәмә” һәм халкыбызның башка җырларын башкарып, үзенә көч, илһам ала.
Менә 30 елга якын Татарстанның халык артисты Бәширә Насыйрова матур тембрлы тавышы белән армый-талмый халкыбызның җанын, рухын иркәли. Аның тавышын бәллүр сыман яңгыравыклы, чишмә суы кебек саф, коштай канатлы диләр. Нинди генә музыкаль әсәр булмасын – композиторлар җырларымы, халык көйләреме – бердәй югары осталык белән башкара. 
Утыз яшенә кадәр нефть оешмасында бухгалтер булып эшләгән Бәширәнең кинәт кенә танылу табып, данлыклы булып китүенә беренчедән, “Гомер уза” җыры йогынты ясаса, икенчедән, әтисе биргән музыкаль белем дә ярдәм итә,
– Әтиемә дә, халкыма да бик рәхмәтлемен. Мине халкым күтәрде, тамашачы әле дә җырларымны көтеп ала, мин шуның белән бәхетле. “Гомер уза”ны “Таң җилләре аша” дигән телетапшыруда башкаргач, хатлар ява башлаган, шалтыратулар алынган: кем ул, нинди җырчы? Гастрольләрем, телевидениегә чакырулар, радиодан җырлатулар шуннан башланды инде. Сәхнәгә күтәрелүем ничектер кинәт булды. Минем фикеремчә, җыр кешегә тәэсир итәргә тиеш – уйландырырга, сагышка салырга, шаян композиция икән – очкын чәчрәтергә, – ди җырчы. – Моңның тирәнлеге шигырьнең мәгүнәсенә тәңгәл килергә тиеш. Җырның сүзләре – аның җаны, көе – канатлары.
Әйе, Ходай Тәгалә Бәширәгә моңны жәлләми биргән. Шулкадәр төрле бизәкләр, матур бормалар, сыгылмалылыклар кайдан чыгадыр! Аның һәрбер концерты – могҗиза, зур бәйрәм. Җырчы өчен иң зур бүләк – халыкның олылавы, тамашачы мәхәббәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International