40 елдан артык йөк автомобиле йөртүчесе булып эшләдем. Стажым күп булу миңа пенсиягә алдан чыгу хокукы бирәме?
И.Безруков
Безнең укучыбыз соравына район Пенсия фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе Раушан Иштанова аңлатма бирде:
Ир-атлар өчен 42 елдан һәм хатын-кызлар өчен 37 елдан да ким булмаган эш стажы булса, картлык буенча иминиятләштерү пенсиясе гомум булдырылган пенсия яшеннән 2 елга алдан билгеләнә, ләкин 60 яшькә кадәр не ранее достижения (ир-атлар өчен) һәм 55 ел (хатын-кызлар өчен). Хатын-кызлар өчен 37 ел һәм ир-атлар өчен 42 ел иминият стажын санаганда түбәндәге чорлар керә:
– Россия территориясендә башкарылган эш һәм башка эшчәнлек, әгәр дә Пенсия фондына түләнгән иминият взнослары бу елларда исәпләнсә һәм түләнсә;
– вакытлыча эшкә сәләтле булмаган чорда мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча пособие алу вакыты.
Ләкин алдан пенсия билгеләү хокукын бирүче әлеге очракта шунысын да белергә кирәк, «иминиятләштерелмәгән» чорлар – 1,5 яшь ярымга кадәр бала карау һәм хезмәткә яраксыз гражданнарны тәрбияләү, чакырылыш буенча армиядә хезмәт итү иминият стажына исәпләнми.