«Балык тоту серләре» экологик дәресендә актив

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Авылның кечкенә балалары «Балык тоту серләре» экологик дәресендә актив катнаштылар.
Чараны клуб мөдире Ясминур Гыйзәтуллина әзерләде. Балалар буа янына килделәр һәм беренче эш итеп сулыклар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Алар куркынычсызлык турында хәбәрдар булып чыктылар. Эләктергечкә суалчан элү турында өстәмә күрсәтмә алганнан соң һәркем балык тотарга ашыкты. Иң зур балыкны Вадим Усиков һәм Владислав Егоров тоттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International