Менделеевлылар нинди ишегаллары турында хыяллана

2019 елның 30 июле, сишәмбе

«Безнең ишегалды» проекты кысаларында Менделеевскида тугыз ишегалды ремонтланачак. Аларның нинди булачагын йортларда яшәүчеләр үзләре сайлый.

Сәбәп
Татарстан Республикасының Дүләт Советы депутатлары – «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары «Безнең ишегалды» ишегалды территорияләрен яңарту буенча яңа республика программасын булдыру инициативасы белән чыктылар. Сәбәбе регионда яшәүчеләрнең мөрәҗәгате булды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге идеяне хуплады һәм күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү һәм ремонтлау буенча максатчан программа булдыруны йөкләде. 
2020-2024 елларда республиканың барлык шәһәрләре һәм район үзәкләрендә ишегалларын ремонтлау планлаштырыла. Агымдагы елда партия программаны эшкәртүнең әзерлек этабын башлый. 
Безне канәгатьләндерә 
Менделеевскида тугыз ишегалдын тәртипкә китерәчәкләр. Шуның өчен хәзер территорияләрне төзекләндерү мәсьәләләре буенча очрашулар һәм халык белән сөйләшүләр алып барыла. Исемлеккә Ушковлар, 13, Профсоюзная, 5 һәм Юбилейная, 1 ишегаллары ишегаллары керә. Сишәмбе кичендә Профсоюзная урамының 5 нче йорты ишегалдына кеше күп җыелды. Алар җирле үзидарә органнары депутатлары, «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары, Совет һәм башкарма комитет вәкилләре белән берлектә булачак үзгәрешләрне тикшерделәр.
– Эшләр тиешле элементларны исәпкә алып башкарылачак: уен комплекслары, ишегалды яктыртылышы, видеокүзәтү, яшелләндерү, ял зоналарын тәртипкә китерү, төрле навигацияләр, – дип ассызыклады Совет аппараты җитәкчесе Роберт Искәндәров.
– Сез әйткәннәр безне канәгатьләндерә, – дип белдерделәр йортларда яшәүчеләр.
Барысы да күз алдында
Оештыручылар халыкка ишегалды макеты белән стенд тәкъдим иттеләр. Барлык тәкъдимнәр дә исәпкә алынды. Уңайлылык өчен, картада эскәмияләрнең кайда булачагын билгеләделәр. Кешеләрнең активлыгы шатландыра – үзләре яшәячәк мәйданчыкның нинди булачагын аларга икәнлеген аңлыйлар. Шуның өчен әлеге мәсьәләләрне актив тикшерделәр, һәркемнең тәкъдимен тыңладылар.
Йортларда яшәүчеләр проектта яктылыкны, чатырны һәм эскәмияләрне урнаштыруны, тротуарның кайдан узачагын ачыкладылар. Балалар мәйданчыгының кайда урнашуына зур игътибар бирелде.
– Ул безгә бик кирәк, – дип билгеләделәр әлеге йортларда яшәүчеләр. – Бу сорауны балаларыбыз белән дә тикшердек. Алар бездән яхшы уен комплексын сорыйлар. 
Халык фикерләре һәм тәкъдимнәре, шул исәптә менделеевлыларның да, «Бердәм Россия» партиясенең региональ бүлекчәсендә системага салыначак һәм алга таба хәл итү һәм тикшерелү өчен Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына юнәлтеләчәк. 
Үзгәрешләр шатландыра
Гүзәл Файзетдинова әлеге йортта озак еллар яши. Бу ханым сүзләренчә, биредә үзгәрешләр күптәннән кирәк.
– Алар башланды, – дип сөйли менделеевлы. – Ишегалды күз алдында яхшыра. Баштарак кешеләрнең кайберләре спорт тренажерлары урнаштыруга канәгатьсезлек белдерделәр. Хәзер барысына да ошый, балалар актив шөгыльләнәләр, башка ишегалларыннан да килүчеләр бар. Киләчәктә булачак үзгәрешләр куандыра. Минем оныкларым башка шәһәрдә яшиләр, ләкин башкалар өчен шатмын. Килсеннәр, шөгыльләнсеннәр. 
Бурмистров, 4, 6
Әлеге йортлар халкы белән очрашуда район башлыгы Валерий Чершинцев катнашты.
− «Безнең ишегалды» программасында күпкатлы йортларның ишегалларын комплекслы төзекләндерү турында сүз бара. Юлларны һәм тротуарларны ремонтлыйбыз, яктылык урнаштырылачак, заманча балалар мәйданчыгы булачак, аралашу һәм ял итү өчен уңай шартлар тудырачакбыз. Бу ишегалдын матурлап кына калмый, яшәү рәвешен дә үзгәртәчәк, − дип белдерде Валерий Сергеевич.
Люция Сәхабетдинова биредә 1981 елдан яши. Аның сүзләренчә, ишегалды елдан-ел матуррак һәм уңайлырак була бара.
– Йорт янына чәчәкләр утыртабыз, аларны тәрбиялибез. Территориядә машиналар күп, шуның өчен парковка урыннары күп кирәк, −ди ханым. 
− Безнең ишегалды иң матуры һәм яхшысы булуын телибез. Ул яшеллеккә күмелсен иде. Агачлар утыртырга кирәк, мәсәлән, миләш, − диләр Клара һәм Раил Юскаевлар. 
Йортларда яшәүчеләр сөйләшүдә актив катнаштылар. Алар келәм кагу өчен урыннарны җиһазландыру, кер элү урыны булдыру, чүп савыты һәм заманча эскәмияләр урнаштыру, гомум чатыр булдыру тәкъдимнәрен әйттеләр.
Бурмистров урамының 4, 6 нчы йортларында яшәүчеләр үз ишегалларын яраталар һәм аның уңайлы булуын телиләр. Аларның хыялы тиздән тормышка ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International