2019 елның беренче яртысына йомгак

2019 елның 30 июле, сишәмбе

ЗАГС бүлеге 2019 елның беренче яртысына йомгак ясады. Отчёт чорына 435 гражданлык хәле акты рәсмиләштерелде.
Статистика саннарда
Алты айда 99 бала дөньяга килде, 61 пар гаилә корды, 49 – аерылышты. Чит ил гражданнары белән биш никах укылды. Кызганычка каршы, картинаны үлүчеләр саны күңелсезләндерә – 199. 18 акт әти булуны ачыклау турында, районның җиде кешесе исемнәрен алыштырырга карар кылды, ике баланы уллыкка алу турында мәгълүмат теркәлде.
Исемең нәрсә аңлата
Беренче яртыеллыкта 23 гаиләдә беренче бала туды, илледә – икенче, егерме бердә – өченче, дүрт гаилә әти-әни булу бәхетен дүртенче мәртәбә татыды. Күбесе сабыйларына сирәк очрый торган, гадәти булмаган исемнәр бирделәр – Әмир, Гордей, Әхмәд, Вәсилә, Мәлик, Василина, Мирон, Әмирхан, Тамерлан, Богдан, Лев, Архин, Искәндәр, Ролан, Рамин.
Эшчәнлек кыры
Отчёт чорында ЗАГС бүлегендә 639 данә юридик мөһим гамәл башкарылды, кабаттан бирелгән таныклыклар – 188, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве – 444, төзәтмәләр һәм үзгәрешләр кертү турында каралган гаризалар – 11. Дәүләт акчалата җыемы 157800,00 сум тәшкил итте.
ЗАГС эшчәнлеге гражданлык хәле актларын теркәү белән генә чикләнми. Тормышта төрле хәлләр һәм үзгәрешләр була, аларны чишү өчен кешеләр ЗАГС архивына мөрәҗәгать итәләр, анда катлаулы, тырышлык таләп итүче күләмле эш алып барыла.
1925 елдан башлап архив фондында гражданлык хәле актларының 859 китабы исәпләнә. Аларның гомуми саны 134 меңнән артык. Архивка еш кына нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр соң? Пенсия рәсмиләштергәндә кияүгә чыкканчыга кадәр булган фамилияне дөресләү, мираска ия булыр алдыннан туганлык мөнәсәбәтләрен ачыклау, фамилия, исеме, атасының исемендә хата булу яисә туу, өйләнешү турындагы төп документлар югалу.
Электрон төрдә
Бүген ЗАГС бүлегенең мөһим бурычы – кәгазь архивны электрон төргә күчерү, бу хезмәт күрсәтү вакытын экономияләргә, анализлау һәм эзләнү эшләрен алып барырга мөмкинлек бирәчәк. Тиздән ведомствоара электрон йогынты күрсәтү системасының гражданлык хәле актлары турында закончалыгы булдырылачак һәм ныгытылачак, ул халыкка кабаттан документлар бирү һәм актлар язуына үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертү буенча хезмәт күрсәтүне сизелерлек җиңеләйтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International