Фотога төшерү соңгы урын алып

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Могҗизалар янәшәдә дип исәпли Илнәттән Геннадий Мальгин.
Геннадий Александровичның күпсанлы мавыгулары арасында фотога төшерү соңгы урын алып тормый. Ул матурлыкны һәркайда күрә – табигатьтә, хезмәт кешеләрендә. 
– Күптән түгел чын табигать могҗизасына тап булдым, – ди Г.Мальгин, – авыл артында менъяшәр тал үсә, кар-яңгырлар, җилләр сәбәпле инде таушала. Бу агачтан тагын икәү әсеп чыккан: төбеннән – каен, ябалдашы башланган урыннан – миләш. Гаҗәеп өчлек гармониядә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International