Бөтендөнья китларны саклау көне

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Каленьдарда бу дата 1986 елда барлыкка килә. Нәкъ шушы көнне дөнья җәмәгатьчелеге югалу чигенә килеп җиткән диңгез хайваннарын саклау турында карар кабул итә. Китларны һәм дельфиннарны аулау, аларның итен сатуга чик кую хакындагы карар 19 февральдә көченә керә. Шул сәбәпле, әлеге дата да Бөтендөнья китларны саклау көне буларак билгеләнә. Русиядә кит, дельфин һәм тюленьнарның берничә дистә төре теркәлгән. Аларның да күпләре югалу чигендә, шуңа күрә Русия Федерациясе һәм Халыкара табигатьне саклау берлеге тарафыннан Кызыл китапка кертелгән.Сәлим белән Радмир бу мәглүмәтне бик кызыксынып тыңладылар.Радмир энциклопедиядән  кит белән делфин турында безгә кызыклы фактлар укып китте. Үз куллары белән кечкенә кит ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International