Сәйтәктә кунакта

2019 елның 30 июле, сишәмбе

 

26 июль көнне Сәйтәк авыл клубында ,ТАССРга  100 ел үткәрү уңаеннан,  “Сәйтәк авылын үзең өчен ач”дип аталган квест уены үткәрелде.Ул уенда  өч каманда  катнашты Тат тәкәш ,Тогыҗы  һәм Сәйтәк авыл балалары.Клуб мөдире Гизатуллина Ясминур балаларга  Сәйтәк авылының истәлекле урыннары турында сөйләде һәм маршрут битләре өләште. Камандалар га шифр белән  ясалган  һәйкәл ,истәлекле урыннарны табып ,алар янында селфи ясарга кирәк иде.Өч каманда да үз бурычларын тиешенчә үтәделәр. Клуб мөдире Мусина А.З  чиядән мусс ясауның серләрен сөйләп, ясап күрсәтте. Тогыҗы авыл клубы мөдире Гөлнара балалар белән татар  алъяпкычы  бизәделәр.Командалар  баллы призларга лаеклы булдылар, диплом белән бүләкләнделәр . Бәйрәм азагында чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International