"Яхшылык классы. Безнең заман геройлары"

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Абалач урта гомуми белем бирү мәктәбендә,   "Яхшылык классы. Безнең заман геройлары" Гомумроссия акциясе кысаларында һәм совет халкының  Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан "Безнең заман геройлары" дип исемләнгән дәрес узды. Әлеге чараның максаты: укучыларда “Җиңү көне” бәйрәме, шул исәптән Бөек Ватан сугышы чорындагы яшь патриотларның үлемсез батырлыгының бөеклеге, XXI гасыр геройлары турында күзаллау формалаштыру. Балаларда Ватанга мәхәббәт формалаштыруга, ватан- пәрвәрлек хисләрен үстерүгә, үз Ватаннары өчен җаваплылык һәм горурлык хисләре тәрбияләүгә йогынты ясау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International