Китапханә – серле мәгарә

2019 елның 30 июле, сишәмбе

12нче бакчаның өлкән төркеменә йөрүче балалары Татар китапханәсе белән таныштылар. (Тәрбиячеләре: Митрошина Э.М. һәм Зозулюк О.М.)

Китапханәче Г.Хафизова сабыйларны китапханә заллары, күргәзмәләр белән таныштырды, кагыйдәләрне аңлатты. “Китап нәрсә ярата?” уены  аша китапларга сак караш кирәклеге төшендерелде. Балалар төсле матур басмалар белән танышып, Г.Тукай әкиятләрен карап, вакытларын бик файдалы уздырдылар. Бакчада бергәләп уку өчен китаплар сайлап, кайберләре әти-әниләре белән килеп язылырга да теләк белдереп кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International