Максат итеп куеп, күп төрле чаралар

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Сәйтәк авылы клубы хезмәткәрләре баларның җәйге ялларын күңелле һәм файдалы уздыруны максат итеп куеп, күп төрле чаралар уздыралар. Аеруча балалар арасында  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, сәламәтлекне саклау, ныгутуга зур ихтибар бирелә. Алар өчен чираттагы Сәламәтлек көне уздырылды. “ Күңелле уеннар” дип исемләнгән чара төрле яшьтәге балаларның ихтияҗын истә тотып үткәрелде. Бу көнне аларга “БЕРДӘМ  РОССИЯ” партиясенең Менделевск  бүлекчәсе әзерләгән бүләкләр тапшырылды.Болар - спорт инвентарьлары, партиянең логотибы төшерелгән магнитлар, значоклар һәм яктылык кайтаргыч браслетлар.Балалар  көн дәвамында күңелле уеннарда , ярышларда бик теләп катнаштылар.Ирекле  уеннарны уйнадылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International