Дуслык елмаюдан башлана

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

 

Бәзәкә мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан, авылыбыз мәчете каршында оештырылган лагерьга йөруче балалар өчен “Дуслык елмаюдан башлана”- дигән ял сәгате оештырылды. Балалар бер-берсен елмаеп каршы алдылар, дуслык төшенчәсенең асылын аңлаттылар, кызыклы биремнэрне бик теләп үтәделәр, кумәк уеннарда үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр. Бигрәк тә “Дуслык чылбырын төзү” уены балаларның күңеленә хуш килде. “Дуслык йорты” рәсем конкурсында алар барлык фантазияләрен “эшкә җиктеләр”: дуслык йорты нинди формада булырга тиеш, анда кемнәр яшиләр, нинди төсләр кулланырга, гади булырга тиешме ул, әллә киресенчә затлымы? Менә шушы сорауларны күздә тотып, алар кузаллаган рәсемнәрен кэгазь битенә төшердәләр. Чыннан да аларның хезмәте бик куркәм килеп чыкты, чөнки аларнын рәсемнәре дә “елмаеп” тора иде шул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International