2018 елда эшләгән пенсионерларның 1 августтан пенсияләре арта

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Ул узган ел иминият кертемнәре кергән барлык иминият пенсияләрен алучыларга да кагылачак.

Пенсия күләме беркетелгән коэффициентка арта торган традицион индексациядән аермалы буларак, август аенда яңадан исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле: ул никадәр югарырак булса, пенсиягә дә шулкадәр күбрәк өстәмә булачак. Яңарту нәтиҗәсендә  2019 ел бәясе буенча исәпләнгән максималь арту өч пенсия коэффициенты белән чикләнгән, ягъни 261,72 сум.

Иминият пенсиясен арттырудан тыш, пенсионерларга 1 августтан тупланма пенсия, ашыгыч пенсия түләүләре һәм бер тапкыр түләнә торган түләүләр дә арттырылачак. Аларның айлык пенсияләре 2018 елда инвестицияләү нәтиҗәләре буенча корректлаучы коэффициентны исәпкә алып арттырылачак. Тупланма пенсия өчен ул 4,9% тәшкил итәчәк, пенсия тупланмаларын уртак финанслау буенча дәүләт программасында катнашучылар ала торган ашыгыч пенсия түләүләре өчен коэффициент 5,1% тәшкил итәчәк.

Әлеге яңадан исәпләү пенсионер эше белән генә бәйле түгел (хәзерге вакытта эш бирүчеләрнең пенсия тупланмаларына күчерүләре иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлтелә), ә акчаларны инвестицияләү нәтиҗәләре белән идарәче компанияләр дә бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International