Сәйтәк авылы клубында Бөтен дөнья Дуслык көне уңаеннан бер төркем балалар белән “ Дуслык турында сөйләшик” дип исемләнгән тәрбияви сәгать булды.Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. “Нәрсә ул дуслык?” , “Дусларың кемнәр?” дигән сораулар белән балаларга мөрәҗәгать итте. Кара-каршы әнгәмә барышында, балалар үзләренең дуслык турында фикерләрен җиткерделәр ,мәкальләрне, әйтемнәрне, җырларны искә төшереп үттеләр. Әнгәмә хәрәкәтле уеннар белән аралашып барды.