Десантчыларның хәрби хезмәт итү көннәре парашют белән сикерү, күп сәгатьле марш-бросоклар, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында "Тревога" сигналы кабынудан гыйбарәт. Һава-десант гаскәрләре элита гына түгел, Россия армиясенең һәм илнең көче дә булып тора. Күп кенә зәңгәр беретлы егетләргә, шул исәптән Менделеевскийдан да бик күп малайларга хезмәт вакытында локаль конфликт нокталарында булырга, Чечен сугышын узарга туры килде.
ВДВ көненә багышланган митинг һәлак булган әфганчыларга куелган мемориал янында узды. Җыелучыларны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, хәрби комиссар Сергей Залуженко һәм ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина котлады. Администрация, предприятие һәм оешма вәкилләре, Менделеевск десантчылары мемориалга чәчәкләр куйдылар. Истәлеккә фотога төшү митингның ахырына туры килде.