Башта балалар "дуслык" төшенчәсен ничек аңлаулары турында әйтә алдылар. Сәнгать җитәкчесе Любовь Калягина бу бәйрәмнең тарихын сөйләде, викторина үткәрде. Бу викторинада “Чын дуслар” дип санарга мөмкин булган мультфильм геройларын атарга кирәк иде. Ә аннан соң балалар "Дуслык агачы" дигән плакат ясадылар, анда һәркем үз кулының эзен калдырды.