Татарстан Росреестрында “урман амнистиясе” турындагы законны гамәлгә ашыру эше дәвам итә

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Чарада Татарстан Росреестры, Кадастр палатасы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаменты вәкилләре һәм башкалар катнашты. Утырышны уздыру кысаларында физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләре каралды.

Исегезгә төшерәбез, "урман амнистиясе" турындагы законны гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе каршындагы дәүләт реестрларында ярашмауларны бетерү, мәсьәләләрне судка кадәр хәл итү өчен, кызыксынган затлар мөрәҗәгать итә ала торган махсус ведомствоара эшче төркем эшли (Казан, Авангард ур., 74).

Хәзерге вакытта Татарстанда чикләре урман белән кисешкән 5 меңнән артык җир кишәрлеге исәпләнә. Республика урман фондындагы кишәрлекләрнең суммар мәйданы буенча белешмәләр ике реестрда булган мәгълүматлар аермасы 313 мең гектардан артык тәшкил итә.

“Урман амнистиясе” гамәлдә булган вакытта, Татарстанда урман кишәрлекләре чикләрен кисешүнең 138 очрагы бетерелде, аларның 39ы - хокук ияләре гаризалары, теркәлү органы инициативасы буенча – 99ы төзәтелгән. Закон нигезендә, урман реестры күчемсез милек реестры белешмәләренә 2023 елның 1 гыйнварына кадәр туры китерелергә тиеш.

“Урман амнистиясе” киләсе очракларда кулланылырга мөмкин:

- физик һәм юридик затның 2016 елның 1 гыйнварына кадәр хокуклары барлыкка килгән җир кишәрлеге хокук бирү документлары һәм БДКМР белешмәләре нигезендә башка (урман булмаган) җир категориясенә керсә.

- урман фонды җирләрендә төзелгән кишәрлектә 2016 елның 1 гыйнварына кадәр барлыкка килгән күчемсез милек объекты урнашкач.

-җир кишәрлеге чикләрен кисеп чыгу яисә төгәлләштерү нәтиҗәсендә урман-парк зонасы чикләрендә тулысынча, яисә өлешчә туры килсә.

- әгәр урман фондының җир кишәрлеге торак пункт чикләрендә булса, ул шул торак пунктка кертелергә тиеш. Хәтта ул Дәүләт урман реестрында саналса да, 2008 елның 1 августына кадәр бакчачылык, яшелчәчелек, дача һәм ярдәмче хуҗалык алып бару өчен бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International