Җыелучыларны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, Абалач җирлеге башлыгы Ильнар Исрафилов котлады. Бу көнне өлкән буын авылдашларны хөрмәтләделәр: концерт программасы, халык уеннары, зур әйлән-бәйлән. Учакта пешкән ботка да - барысы да авыл халкы күңеленә кереп калыр.