“Төзекләндерүгә җирле депутат Ринас Хәбибрахмановның гаиләсе дә зур өлеш керткән”, - дип билгеләп үтте җирлек башлыгы Илнар Исрафилов, – “Аларга авыл халкы иртәдән кичкә кадәр ярдәм иткән”. Ачышка имам-хатиб Рәшит Кашипов фатиха бирде. Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Символик тасманы кискәннән соң, халык һәм кунаклар тәмле суны татып карадылар. “Чыганакның рәсми атамасы юк”, - дип аңлатты Ильнар Шамиль улы, - "Саф" һәм "Изге" дигән ике вариантын сайладылар. Авыл халкы тавыш бирүне игълан итте. Шушы көннәрдә чишмә статусын расларбыз”.