Авыл халкын котларга күрше авыллардан - Илнәт, Енабердино, Байтуган авыллары килде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре тәмле шурпа, пылау әзерләделәр, тәмле үлән чәе белән сыйладылар. Авыл җирлеге башлыгы Иосифов Р.Ф. авыл халкына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте һәм кешеләрнең хезмәт сөючәнлеген һәм дуслыгын билгеләп үтте. Чарага килгән һәркем канәгать калды. Массакүләм күңел ачу кичәгә кадәр дәвам итте, бәйрәм дискотека белән тәмамланды.