Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, 5 августка республика буенча 454,1 мең тонна печән әзерләнгән, сенаж – 2 млн 563,8 мең тонна, бу 72% һәм 95% тәшкил итә. «Бүгенгә авыл хуҗалыгы оешмалары 996 мең тонна терлек азыгы әзерләделәр. Бу узган елның шушы чорына караганда 74 мең тоннага күбрәк азык берәмлеге», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов.
Аның сүзләренә караганда, быел, июль ахырында һәм август башында һава торышы начар булуга карамастан, азык әзерләү кампаниясе темплары элеккегә караганда бераз югарырак. «5 августка республикада бер баш терлеккә 17,2 центнер азык берәмлеге әзерләнде, бу узган елның шушы чор күрсәткеченнән 1,5 центнерга артык һәм фаразланганча 57% тәшкил итә», - дип сөйләде – терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы. Профильле ведомство белешмәләренә караганда, 43 муниципаль районның 27сендә бер баш терлеккә әзерләнгән азык күләме республика буенча уртача күрсәткечтән артып китә (17,2 ц. Бер башка).
"Табигый чагылышта иң күп сенаж терлек тыгызлыгы иң югары булган муниципалитетларда тупланган", - дип билгеләп үтте Сирень Нигъмәтҗанов. Мәсәлән, Балтач районында 168 мең тонна сенаж (монда 100 га авыл хуҗалыгы җирләренә иң зур тыгызлыгы – 49 баш), Әтнә – 109 мең тонна (45 баш), Саба – 136 мең тонна (42 баш), Кукмара – 127,5 мең тонна (35 баш), Актаныш – 123 мең тонна (32 баш).