Милли колорит белән бәйрәмгә олысы-кечесе җыелды. Кунакларны "Шишара" мари ашамлыгы белән каршы алдылар. Авыл халкын район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева һәм Монаш авыл җирлеге башлыгы Ростислав Иосифов сәламләде. Мәдәни программага җирле артистлар концерты, уеннар, балалар сабантуе кертелгән иде. Теләүчеләр кәрзин үрү буенча мастер-класс карый, тәмле ботка белән сыйлана, зур әйлән-бәйләндә катнаша ала иде. Балалар да, олылар да шашкаларда ярыштылар. Бәйрәм мари биюләре белән төгәлләнде.