А.Г. Когогина Дәүләт Думасында язгы сессиянең төп нәтиҗәләре турында

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Язгы сессиядә парламентарийлар 586 закон проектын карады, аларның 325е соңгы укылышта кабул ителде һәм кануннарга әверелде.

1. Минем карашка, иң мөһиме балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән законнар пакеты:

- Өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләр өстәмә рәвештә федераль бюджеттан ипотека кредитларын каплау өчен 450 мең сумга кадәр күләмдә дәүләт ярдәме алачак;

- Балалы гаиләләр ташламалы ипотекадан еллык 6,5%ка файдаланырга хокуклы. Кабул ителгән закон нигезендә ташламалы ипотека шартнамәсенең бөтен чорына таралачак һәм инде бүген үк элек алынган ипотека кредитларын рефинансларга мөмкин;

- Гаиләнең беренче яисә икенче баласы тугач, җан башына уртача керем 2 тапкыр ким булган очракта, яшәү минимумы күләмендә айлык түләүләр алу мөмкинлеге булачак;

- Авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга "ипотека каникуллары" биреләчәк. Алар арасында иң күбесе нәкъ менә балалы гаиләләр.

2. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең һәм өлешчеләрнең «расшивка» проблемаларын хәл итү дәвам итә:

- Кабул ителгән законны үтәү йөзеннән өлешле төзелешнең проблемалы объектларын төзүне төгәлләү өчен төбәк фондлары һәм мондый объектларның бердәм реестры төзелергә тиеш, шулай ук алданган өлешләп түләүчеләрне каплау механизмы камилләштерелергә тиеш;

3. Сәламәтлек саклау өлкәсендә:

- Дәүләт тарафыннан гарантияләнгән авыр авыруларга һәм аларның гаилә әгъзаларына медицина ярдәмен амбулатор, стационар шартларда һәм өйдә күрсәтү турында канун кабул ителде;

- Медицина оешмасында, шул исәптән реанимация палатасында авыруга бару хокуклары гарантиясе беркетелгән;

- Тормыш өчен кирәкле һәм мөһим дару препаратларына бәяләрне дәүләт тарафыннан җайга салуны керттек;

- Табиблар эшенә һәм авыруларны чакырту буенча ашыгыч ярдәм машиналарын узуга каршы тору өчен җаваплылык билгеләделәр.

4. Һәм, ниһаять, минем өчен бик мөһим, федераль бюджетны корректировкалау барышында без мәктәпләр һәм балалар бакчалары, хастаханәләр һәм бассейннар төзү, авылларга ярдәм итү кебек социаль әһәмиятле бурычларны хәл итүгә регионнарга ярдәм күләмен арттыруга ирештек.

«2019 елга һәм 2020, 2021 еллар план чорына федераль бюджет турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты нигезендә Чаллыда Республика клиник онкология диспансерының филиалы бинасы төзелешенә быел ук 651,2 млн сум акча бүлеп биреләчәк, йөзү бассейны – 159,5 млн сум тәшкил итәчәк, мәдәният объектларына капитал салуларны финанслауга субсидия 328,3 млн сум тәшкил итәчәк. Эшләрне тәмамлау өчен кирәкле акчаларны 2020-2021 елларга бюджет расланганда яклаячакбыз: онкоцентр (2020 ел). – 651,2 млн, татдрамтеатр (2020 ел) 328,3 млн сум.

Дәүләт Думасы эшенең мөһим нәтиҗәсе, актуаль законнар кабул итүдән тыш, Хөкүмәт белән берлектә моношәһәрләрне үстерү буенча Дәүләт программасы проектын әзерләүне саныйм. Киң күләмле эш башкарылды. Алда Дәүләт программасын раслау һәм аны гамәлгә ашыруга финанс чараларын яклау. Яңа программада нәрсә мөһим һәм ни өчен?

1. Без дәүләт ведомствоара программасы дәрәҗәсенә чыктык, анда 10 дан артык министрлык катнашачак. Бу чыннан да, комплекслы якын килү.

2. Без моношәһәрләрне үстерү максатларын, пространстволы үсеш стратегияләрен, сәнәгать стратегиясен һ.б. синхронлаштырабыз.

3. Без моношәһәрләрдә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мониторингын эшләтеп җибәрәбез. Монпрофильле муниципаль берәмлекләрдә яшәүче халыкның ун %ы милли проектларга мохтаҗ.

4. Моношәһәрләрдә яшәүчеләрнең социаль хәле эш нигезендә. МОТ методикасы, муниципаль икътисад торышы буенча эшсезлекнең реаль дәрәҗәсе турында өстәмә статистика һ.б.

Минем округның шәһәр һәм районнарында, шулай ук иҗтимагый кабул итү бүлмәләре аша шәхси кабул итүләр барышында миңа иң төрле мәсьәләләр буенча 250 дән артык граждан мөрәҗәгать итте (күп кеше бөтен микрорайон, предприятие һәм иҗтимагый оешмалар коллективлары исеменнән). Барлык мөрәҗәгатьләр дә каралды, консультацияләр үткәрелде һәм асылы буенча аңлатмалар бирелде, тиешле министрлыкларга һәм ведомстволарга депутат таләпләре җибәрелде.

Без командада эшлибез, бергәләп эшлибез, шуңа күрә дә күп нәрсә килеп чыкты. Ләкин безне тагын да күбрәк бурычлар көтә. Алга! Без булдырабыз!

Уртак эшегез өчен рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International