Күчемсез милек объектлары һәм аның милекчеләре турында мәгълүмат, шул исәптән контактлы мәгълүматлар, тәкъдим ителгән гаризалар нигезендә реестрга кертелә. Кайберләре күп еллар элек бирелгән булган. Әгәр озак вакыт күчемсез милек белән исәп-теркәү эшләре алып барылмаса, элемтә мәгълүматлары искерә: телефон номерлары, электрон почта һәм теркәлү адреслары үзгәрә. Бу мәгълүматлар үзгәргән очракта, МФЦның теләсә кайсы офисына мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. БДКМРга үзгәрешләр өч эш көне дәвамында кертелә.
Белешмә өчен:
Әгәр гражданнарның нинди дә булса сораулары булса, алар 8-800-100-34-34 бердәм күпканаллы телефоны буенча бирә алалар. Бөтен Россия буенча шалтырату бушлай. Росреестр ВЦТО мөрәҗәгать итүчеләренә уңайлы булсын өчен тәүлек буе эшли.
Файдалы гамәли мәгълүмат белән шулай ук Росреестр (rosreestr.ru) порталында да танышырга мөмкин. Моннан тыш, күчемсез милек өлкәсендә иң актуаль яңалыкларны һәм аңлатмаларны ведомствоның рәсми сайтларында, социаль челтәрләрдә, Инстаграмда табарга мөмкин. Моннан тыш, күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча гражданнарга оператив мәгълүмат бирү һәм консультация бирү өчен Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube та үз каналын эшләтеп җибәрде. Әлеге каналда иң актуаль темаларга интервью бирелә, күчемсез милек өлкәсендәге канун үзгәрешләре яктыртыла, гражданнарны консультацияләү уздырыла һ.б.