Менделеевскида җирле полиция бинасын реконструкцияләү башланды.

2019 елның 9 августы, җомга

Реконструкция барышында подвалы булган өч катлы корпус төзү планлаштырыла. Яңа бинада вакытлыча тоту изоляторы төзеләчәк. Моннан тыш, гамәлдәге бинага капиталь ремонт ясалачак.

Хәзер инде бер катлы бина сүтелгән. Төзүчеләр төп эшләрне башларга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International