"Спартакиада 40тан артык көчле рухлы спортчыны җыйды. Чараны инвалидлар җәмгыяте Яшьләр һәм спорт идарәсе, «Патриот» клубы һәм шәһәр ТИСлары белән берлектә оештырды.
Нәтиҗәләр ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында шәхси зачётта ясалды. Пневматик мылтыктан атуда беренче урынны Татьяна Тарасова яулады, икенче – Раилә Артамонова, өченче − Татьяна Прохорова. Ир-атлар арасында пневматик пистолеттан атуда Алик Мустаевка тиңнәр булмады. Икенче урын Сергей Камашевта, өченче – Александр Даниловта. Шашка уеннарында Татьяна Тарасова лидер, аның артыннан призлы урыннарны Татьяна Прохорова һәм Мария Кукаркина яуладылар. Шахмат турнирында Николай Прохоров җиңү яулады. Икенче һәм өченче урыннада − Александр Максютин һәм Мансур Садыйков лаек булдылар.", - дип яза Менделеевск яңалыклары