РФ Мәгариф министрлыгы "Мәгариф" милли проекты кысаларында укытучы эшен гадиләштерергә һәм ата-аналар белән аралашу процессын җиңеләйтергә мөмкинлек бирә торган мессенджер эшләргә планлаштыра, дип яза Татар-информ.
РФ Мәгариф министры урынбасары Марина Ракова билгеләп үткәнчә, цифрлы белем бирү мохитенең мөһим өлешләренең берсе - мәгариф процессында катнашучылар арасында җайга салынган диалог.
"Махсус мессенджер барлык мәгълүматларны автомат рәвештә төяячәк. Ул шулай ук укытучыларга өй эшләрен билгеле бер вакытта электрон көндәлеккә кертергә ярдәм итәчәк. Шулай итеп, бу аралашуны җайга салу гына түгел, укытучы эшен оештыруда ярдәм итә торган бер төрле ярдәмче булачак ", - дип сөйләде министрлык башлыгы урынбасары.