Аларның спектры киң күләмле, дөрес исәпләү һәм пенсияләрне индексацияләү, ЕДВ, пенсия тупланмаларын түләү өчен мөрәҗәгать итү тәртибе, авыл хуҗалыгында стажы булган гражданнарны пенсия белән тәэмин итү кебек сораулар каралды. Дәүләт учреждениеләре булмаган Татар Кокшаны һәм Яңа Кокшан авылларында гражданнарны урамда һәм мәчеттә кабул иттеләр. Монаш авылында яшәүчеләрне авыл Советында кабул иткәннәр.
«Тәгәрмәчле пенсия офисы»ның эш көне, вакыты һәм урыны турында авыл халкына алдан хәбәр итәләр. Аны ПФР логотибы һәм "Газель" махсус автомобилендә "РФ Пенсия фонды" язулары буенча белергә мөмкин.
Мобиль хезмәт, барыннан да элек, Пенсия фонды органына сәламәтлеге аркасында килә алмаучыларга, шулай ук ерак торак пунктларда яшәүчеләргә юнәлдерелгән, - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе Раушан Иштанова.