Район башлыгы Валерий Чершинцевның Корбан бәйрәме белән котлавы.

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Бу бәйрәм ислам нигезләрен искә төшерә, алар гаделлеккә һәм мәрхәмәтлелеккә өнди, бездә кеше кыйммәтләренә хөрмәт тәрбияли.

Менделеевск районында төрле милләт һәм дин вәкилләре тату яши. Аларны уртак территория генә түгел, бәлки, бер-берсенең милли мәдәниятен хөрмәт итү, тынычлыкны һәм бердәмлекне саклауга омтылу да берләштерәдер. Киләчәктә дә шәфкатьлелек һәм үзара хөрмәт идеаллары безнең районыбыз иминлеге өчен  мөнәсәбәтләрне ныгытуга хезмәт итәр дип ышанам!

Сезгә ихлас күңелдән Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатен, барлык изге эшләрегездә ярдәм телим! Бәйрәм белән!

Хөрмәт белән,

Менделеевск районы башлыгы В.С.Чершинцев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International