Районның иң яхшы умартачылары үз продукциясен алып килгәннәр. Моннан тыш, мәк пешерү белән районның барлык җирлекләреннән мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренең иң яхшы пешекчеләре сыйлады. Өстәлләрдә ниләр генә булмады - рулет, пирог, шәнгә, күмәч.
"Маковка" фестивале беренче тапкыр оештырылган, - дип сөйли төбәкне өйрәнү музее директоры Константин Макаров. Ни өчен бу ике теманы берләштергәннә соң? Җавап гади. Элекеге заманда бал спасының икенче исеме Маковый һәм Макова кебек яңгыраган. Хәзер аларны берләштерергә булдылар.
Фестиваль белән беррәттән авыл хуҗалыгы ярминкәсе дә барды. Аның киштәләрендә шәһәр халкы һәм кунаклар бал сатып алганнар. Иң активлары аны татып карарга да лаек булдылар.
Җыр-биюләр, аралашу һәм яхшы кәеф – халык күңеленә хуш килделәр. Кыскасы, Менделеевсклылар ял итә белә.
Евгения Кожеева. Фото: Регина Абрамова.