Бәзәкә авылы китапханәсе авыл мәчетендә рухый сәламәтләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен “Бәзәкәнең истәлекле урыннары” белән таныштыру максатыннан туган якны өйрәнү сәгате үткәрде.
Электрон презентация аша балалар Әүлия каберлеге, Кызлар чокыры, Тукмаклы дигән урыннарның тарихы белән таныштылар, авылның өч чишмәсе, 12 урамы, талантлы шәхесләре турында мәгълүмат алдылар.
.jpg)
.jpg)