Инде традиция буенча мәдәният йортында балалар өчен мондый чаралар күп уздырыла. Һава торышы сынатмады: бу юлы да көн искиткеч матур торды, кояш балкыды, кәефләр бик яхшы иде, уйнарга һәм йөгерергә теләк барлык катнашучыларда да зур иде. Балалар ике командага бүленделәр. Иң кыю һәм җитез катнашучылар барлык уен һәм спорт конкурсларында үз осталыкларын һәм белемнәрен күрсәттеләр. Барысы да: балалар да, Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә, - бәхетле иде. Ә бит балаларның шат күзләре - чараны оештыручыларга иң яхшы бүләк. Уен программасы күңелле дискотека белән тәмамланды.