Шәхси катнашудан башка теркәлү мөмкинлеге булмау һәм документларны алу ысулы турында Татарстан Росреестры.

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Күчерүне, туктатуны, күчемсез милек объектын дәүләт теркәвенә алу мөмкинлеге булмау турындагы гариза белән күчемсез милек объекты милекчесе, яисә аның законлы вәкиле (ата-аналар, опекун, попечитель) генә мөрәҗәгать итә ала. Ышанычлылык буенча эш итүче кеше мондый гариза бирә алмый!

Гариза, кагыйдә буларак, МФЦ аша билгеләнгән формада бирелә. Законнар белән билгеләнмәгән рәвештә тәкъдим ителгән гариза тиешле язманы Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) кертү өчен нигез була алмый. Шәхси катнашудан башка теркәлү мөмкинлеге булмау турында язу кертү нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать итүчегә - күчемсез милек объекты милекчесенә җибәрелә торган тиешле хәбәрнамә түбәндәге ысулларның берсе белән әзерләнә:

- Росреестрның рәсми сайтында урнаштырылган электрон документка сылтаманы гаризада күрсәтелгән, йә БДКМРда булган электрон почта адресы буенча җибәрү юлы белән;

- гаризада күрсәтелгән, йә ЕГРНда булган адрес буенча кәгазь чыганакта документны почта аша җибәрү юлы белән (әгәр хокук иясенең электрон почта адресы турындагы белешмәләр булмаса).

Күрсәтелгән мөрәҗәгатьләрнең гади почта юлламасы белән җибәрелүен исәпкә алсак (чөнки законнарда заказлы хат юнәлеше каралмаган), мондый хатның башка зат кулына эләгү куркынычы бар, шуның өчен, Татарстан Росреестры электрон почтаның актуаль адресын күрсәтергә киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International