Кичә программаны тормышка ашыру кысаларында район башлыгы Валерий Чершинцевның Фомин урамы, 24 адресы буенча урнашкан йортларда яшәүчеләр белән чираттагы очрашуы булды.
Әңгәмә барышында биредә яшәүчеләр ишегалдында мини-футбол өчен мәйданчык, периметрны яктырту, кичке сөйләшүләр өчен беседкалар, подъезд янында эскәмияләр булу, сирень һәм миләш куаклары утыртырга, шулай ук машина кую урыннарын билгеләп куярга, агачларны матур коймалар белән әйләндереп алырга кирәк дигән теләк белдерделәр.
Барлык тәкъдимнәр дә төзелеш һәм архитектура министрлыгына тапшырылачак, алар ремонт эшләре вакытында исәпкә алыначак.