«Бер сәгать эчендә өч маршрут»

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Командалар, смартфоннарны алып, өч маршрут буенча уздылар: «Тарихи», «Героик», «Яшьләр» һәм онлайн-картада элек күрсәтелмәгән истәлекле урыннарны билгеләп үттеләр. Активистлар шәһәрнең иң яхшы урыннарын фотога төшерделәр, туган як тарихын һәм мәдәниятен белү буенча "МН" журналистлары һәм музейның фәнни хезмәткәрләре әзерләгән биремнәрне үтәделәр.

Кызыклы туристик квестның уңышлы тәмамлануы белән шәһәр халкын район башлыгы урынбасары Альберт Саттаров котлады. Котлау сүзләреннән соң аларны сыйлаулар көтә иде. Барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International