Менделеевлылар "Рифкать" чишмәсе янындагы изге урында Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр.

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Аның шифалы сыйфатлары хатын-кызларга бала табарга ярдәм итә дигән җитди ышану бар. Аланда котлаулар, сыйлаулар, конкурслар һәм уеннар белән зур чара оештырылды, игелек һәм дуслык атмосферасы хөкем сөрде, кояшлы һава һәркемгә шатлык һәм елмаю бүләк итте.

Сәламләү сүзе белән район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев, Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев чыгыш ясады. Корбан бәйрәмендә батутта сикерергә, төрле ярышларда катнашырга мөмкин иде. Пылау, шурпа, хуш исле кайнар чәй белән теләге булган һәркем сыйлана ала иде. Өлкәннәр һәм балалар уңай хис-кичерешләр алдылар, бәйрәм ителгәннән соң мул уңыш алуга догалар укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International