Президент Рөстәм Миңнеханов аны хуплады, әмма единороссларны халык белән йорт яны территорияләрен төзекләндерү стандартлары турында сөйләшергә һәм кайбер принципиаль мәсьәләләрне хәл итәргә сорады.
Менделеев урамы ишегалдында Валерий Чершинцев җитәкчелегендә халык белән җыелыш булды. Әңгәмә барышында биредә яшәүчеләр ишек алдында стритбол өчен мәйданчык, эскәмияләр, яхшы яктырткыч, тренажерлар, балалар мәйданчыгы һәм беседка булдырырга телибез, диделәр. Яшәүчеләрнең барлык тәкъдимнәре төзелеш һәм архитектура министрлыгына тапшырылачак, алар ремонт эшләрендә исәпкә алыначак.


.jpg)