Контроль йөкләмәләрен үтәү, гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча, сукбай этләрне аулау, объектларны капиталь ремонтлау, шәһәрне төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Район башлыгы шулай ук мәктәпләрне яңа уку елына әзерләүне тикшерергә кирәклеген билгеләп үтте. Барлык әйтелгән сораулар да контрольгә алынды. Спорт аллеясында ремонт эшләре актив алып барыла, дип билгеләп үттеләр. Хәзерге вакытта яктырту җайланмасы эшләнгән, шулай ук объектта йөгерү юлы урнаштыру эше алып барыла. Аллея яңа тренажерлар белән тулыланачак һәм территорияне яшелләндерү башкарылачак.

.jpg)