«Тәмәке тартуның зарары» темасына тәрбияви әңгәмә.

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Әңгәмә барышында балалар тәмәке тарту проблемасы, аның турыдан-туры тәмәке тартучы организмына гына түгел, ә әйләнә-тирәдәге кешеләргә дә зур йогынтысы турында фикер алыштылар. Балаларга тәмәкенең нинди авырулар китереп чыгаруы һәм анда күпме төрле агу булуы турында презентация күрсәтелде. Күрсәтмәлелек өчен никотинның зарары турында плакатлар белән күргәзмә материалы тәкъдим ителде. Чара азагында яшүсмерләр арасында сораштыру үткәрелде, аның нәтиҗәләре тәмәке тарту файдасына булмады. Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту өчен спорт һәм физик культураның әһәмияте турында фикер алыштылар. Барлык балалар да сәламәтлегебез күбесенчә дөрес яшәү рәвешенә бәйле булуы белән килештеләр, ә спорт белән шөгыльләнү - сәламәтлек өчен файдалы һәм зарарлы гадәтләргә альтернатива булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International