16 августта, Бөтендөнья йортсыз хайваннарны саклау көне уңаеннан, Бәзәкә китапханәчесе “Ләйсән” балалар бакчасында “Аларның исемнәре юк, ләкин...” дип аталган мәрхәмәтлелек сәгате үткәрде.
Иясез йорт хайваннары хәзер һәркайда очрый. Аларның исемнәре булмаса да җаннары бар, алар да яратуга һәм игътибарга мохтаҗ. Балалар чарада шушы темага язылган рус язучысы К.Паустовскийның “Кот-ворюга” исемле хикәясен тыңладылар, “Мама для мамонтенка” мультфильмын карадылар, үзләренең йорт хайваннары турында сөйләделәр. Соңыннан тәрбияче белән берлектә үткәрелгән сәгатькә нәтиҗә чыгардылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)